+4 °С
Облачно
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
30 Сентября 2020, 08:51

ҖИРДӘ ӘЗРӘК ЙӨРИМ ӘЛЕ. (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

Якыннарым бар - бу байлык,Тугры дустым һәм иптәшем.Ашыкмыйча җайлап яшим,Көнләшерлек юк көндәшем.Күрер өчен күзләрем бар,Күрә алганга шатланам.

Добавить в предпочтительные источники Google
Якыннарым бар - бу байлык,
Тугры дустым һәм иптәшем.
Ашыкмыйча җайлап яшим,
Көнләшерлек юк көндәшем.
Күрер өчен күзләрем бар,
Күрә алганга шатланам.
Акка караны бутамыйм,
Һәр төсне дә аера алам.
Тыңлый беләм сөйләгәнне,
Азаккача бүлдермичә.
Горур яшим баш имичә,
Һәм үземнән көлдермичә.
Аяк-кулларым исән бит,
Җирдә әзрәк йөрим әле.
Белмәгән-күрмәгәннәр күп,
Шуларны да күрим әле.
Дөнья матур, дөнья ямьле,
Гүзәллекне күрә беләм.
Җирдә әзерәк яшәр өчен,
Җитәкләшәм өмет белән.
Уйлыйм, үлчим барысын да,
Бүгенгегә шөкер итәм.
Ходай биргән гомеремне,
Азаккача үзем үтәм.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
Читайте нас