+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
30 сентябрь 2020, 14:53

Кодрәтеңнән, Ходай, аерма! (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

Бисмилла дип башлыйм һәр иртәмне,Шөкер димен кичен Аллама.Сау-сәламәт үтте көнем бүген,Исәнлектән, Ходай, ташлама.

Бисмилла дип башлыйм һәр иртәмне,
Шөкер димен кичен Аллама.
Сау-сәламәт үтте көнем бүген,
Исәнлектән, Ходай, ташлама.
Раббым Аллам, якыннарны зинһар,
Барган юлларыннан яздырма.
Дөреслектә, мәгънә белән яшәп,
Гөнаһларга илтеп аздырма.
Тормыш бит ул катлы-катлы урман,
Барчабызны сакла ялгыштан.
Михнәтләрдән сакла безне, Аллам,
Һәм арала ачы сагыштан.
Сабырлык бир, Ходай, кешеләргә,
Сынауларда җиңеп чыгарга.
Көчкә бәйләп чыдамлыклар да бир,
Авыр сынауларга чыдарга.
Изге гамәлләрне юлдаш итеп,
Тынычлыклар бирче җаныма.
Якыннарым исән-имин булып,
Иман нуры өстәп таңыма.
Кабул итеп теләкләрем белән,
Кодрәтеңнән, берүк, аерма.
Гомер бирсәң, яшәр идем әле,
Канатларны иртә каерма.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
Читайте нас: