+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
30 сентябрь 2020, 15:12

Кулларыннан гөлләр тама

Кыр Теләүле авыл китапханәсе “Халык осталары” төбәкара акциясендә катнашаБезнең Базгыя авыл биләмәсендә талантлы һәм мавыгучан кешеләр күп – алар турында район гәзите битләрендә рәхәтләнеп сөйлибез. Бүген гәзит укучыларны тагын бер иҗат кешесе – Иске Теләүле авылыннан алтын куллы Зәлирә Лотфулла кызы белән таныштырып үтәм. Әлеге искиткеч ханымны авылыбызда гына түгел, ә районда да яхшы беләләр – ул актив тормыш позицияле кеше. Лаеклы ялда булса да, Зәлирә Лотфулла кызы район, республика чараларында катнаша.

Кыр Теләүле авыл китапханәсе “Халык осталары” төбәкара акциясендә катнаша
Безнең Базгыя авыл биләмәсендә талантлы һәм мавыгучан кешеләр күп – алар турында район гәзите битләрендә рәхәтләнеп сөйлибез. Бүген гәзит укучыларны тагын бер иҗат кешесе – Иске Теләүле авылыннан алтын куллы Зәлирә Лотфулла кызы белән таныштырып үтәм. Әлеге искиткеч ханымны авылыбызда гына түгел, ә районда да яхшы беләләр – ул актив тормыш позицияле кеше. Лаеклы ялда булса да, Зәлирә Лотфулла кызы район, республика чараларында катнаша.
Ул матур җырлый, шуның өстенә чын кул эшләре остасы да: тегә һәм бәйли. Һәм менә “Халык осталары” акциясенә ул ак сәйлән белән бизәкләп чигелгән куе зәңгәр төсле бәрхет түбәтәй тегеп бирде. Афәрин, кул эшләре остасына!
Зәлирә Лотфулла кызы Кыр Теләүле авыл мәдәният йорты “Умырзая” хатын-кызлар ансамбле әгъзаларына чигүле түбәтәйләр, шулай ук костюмнар да текте. Әйе, үз гомерендә бер генә тапкыр да тегәргә, чигәргә яки бәйләргә өйрәнеп карамаган хатын-кызны күз алдына китерүе авыр. Ә Зәлирә апа исә кул эшләре белән җитди шөгыльләнүен ун ел элек башлый.
Ул 1949 елда Туймазы районы Акчарлак авылында дөньяга килә, мәктәп тәмамлый һәм Стәрлетамак шәһәрендә тегүче һөнәренә укый. 1970 елда ул Иске Теләүле авылының чибәр егете Гыйниятуллин Марат Төхвәтулла улына кияүгә чыга, тату гаиләдә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Зәлирә Лотфулла кызы зур хезмәт стажына ия – ул колхозда хезмәт куя, клуб мөдире, китапханәче дә була. 1978 елдан балалар бакчасында пешекче булып, ә 1987 елдан – шушы ук балалар бакчасы мөдире булып эшли башлый.
Характеры буенча ул игелекле, кунакчыл, ачык йөзле кеше. Ә аны яхшы белүчеләр аның турында: үз сүзендә тора белә, диләр. Һәм бүген дә кул эшләре остасы дүрт стена эчендә тик утырмый. Аларның матур өйләренә керү белән үк кул эшләре күзгә ташлана – бәйләм әйберләр интерьерга үзенчәлекле гүзәллек өстәп торалар – диван мендәрләре, келәмнәр, чәчәкләр һәм башка бик күп әйберләр. Әлеге кабатланмас гүзәллекне күрә белүчеләр искиткеч якты төсләргә һәм матур бизәкләргә сокланалар, чөнки кул эшләре остасы үзенең һәр эшенә күңел җылысын сала, ә күңел җылысы кушып башкарган эш һәрвакыт матур була.
Кул эшләре шактый вакыт һәм көч таләп итә, әмма Зәлирә апа өчен иң мөһиме – эшеңнең нәтиҗәсен күрү, кулларың тудырган матурлык белән якыннарыңны шатландыру. Болар һәммәсе аны яңа эшләргә илһамландыра.
В. ФӘРРАХОВА, Кыр Теләүле авылы китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: