+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
11 ноябрь 2020, 11:46

Данлыклы хезмәтчән, оста гармунчы һәм гаилә җанлы кеше

Кыр Теләүле авылында яшәүче Ф. Ә. Муллагалиев шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләдеКалинин исемендәге колхоз элек-электән гаҗәеп тырыш, хезмәт сөючән механизаторлары һәм терлекчеләре белән дан тота.Әлеге язмам язмышын авыл хуҗалыгы производствосы белән бәйләгән һәм хуҗалык үсешенә лаеклы өлеш керткән Фәнир Муллагалиев турында.

Кыр Теләүле авылында яшәүче Ф. Ә. Муллагалиев шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләде
Калинин исемендәге колхоз элек-электән гаҗәеп тырыш, хезмәт сөючән механизаторлары һәм терлекчеләре белән дан тота.
Әлеге язмам язмышын авыл хуҗалыгы производствосы белән бәйләгән һәм хуҗалык үсешенә лаеклы өлеш керткән Фәнир Муллагалиев турында. Ул Кыр Теләүле авылында Әбүзгали һәм Сәрвәрҗиһан Муллагалиевлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әти-әниләре гомерләре буена колхоз производствосында хезмәт куя.
Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр еллар балалары кебек, Фәнир кечкенәдән крестьян хезмәтенә өйрәнеп үсә. Беренче хезмәт хакын колхозда сабанчы булып эшләп алып, әти-әнисен чиксез сөендерә. 1959 елда армия сафларына алына, Венгрия Халык Республикасында өч ел да өч ай хезмәт итә. Хезмәтен тәмамлагач, тормыш чыныгуы алган егет туган якларына кайта һәм, озак уйлап тормыйча, Бакалы һөнәр училищесына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлап һәм тракторчы-машинист белгечлеге алып, туган колхозына эшкә кайта.
Колхоз җитәкчелеге (рәис С. Л. Ибрашев) яшь механизаторга МТЗ-5 тракторын ышанып тапшыра, ә бераздан Фәнир Муллагалиев куәтле Т-75 тракторы руле артына утыра. Ул туган колхозы кырларында туфрак эшкәртә, югары күрсәткечләргә ирешә.
1975 елда Фәнир Муллагалиев тормышында мөһим вакыйга була: аны авыл мәдәният йорты директоры итеп куялар. Бу очраклы гына булмый. Авылдашлары аны оста гармунчы һәм мәдәни чараларны яхшы оештыручы буларак белә. Яшь чагыннан ук ул әтисе белән бергә сәхнәдә чыгыш ясый: Әбүзгали абый срипкада, ә Фәнир гармунда яхшы уйнавы белән бөтен тирә-якта дан тота. Бервакыт колхоз рәисе С. Л. Ибрашев, аларның талантларына соклана һәм акчалата премия белән бүләкли. Фәнир Әбүзгали улы 1957 елда Шаран авылында иҗат фестивалендә катнашуларын бүгенгедәй хәтерли.
Әмма Ф. Муллагалиев туган кырларын сагына һәм ике елдан соң комбайн руле артына утыра. Тормыш иптәше Наилә дә хезмәт нормасын арттырып үтәп, берничә ел, бер таңнан икенче таңга кадәр, комбайнчы иренең ярдәмчесе булып эшли.
1977 елда Ф. Ә. Муллагалиев район комбайнчылары арасында социалистик ярышта беренче урынны яулый, чемпион титулын ала, “Урал” мотоциклы белән бүләкләнә. Әйткәндәй, бу мотоцикл әле дә йөри һәм хуҗасына ышанычлы хезмәт итә.
Гадел, намуслы хезмәтчән буларак, 1978 елда колхоз җитәкчелеге Фәнир Әбүзгали улын сарык фермасы мөдире итеп куя. Ул бердәм һәм дус коллектив туплый, югары күрсәткечләргә ирешә. 1992 елда фермада 100 сарыктан 136 бәрән, бер баш сарыктан 4,2 кг йон алалар. Югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен Фәнир Әбүзгали улы җитәкчелегендәге сарык фермасы коллективы диплом белән бүләкләнә.
Ф. Ә. Муллагалиев кайда гына эшләмәсен, авылдашлары һәм колхоз җитәкчелеге арасында һәрвакыт хөрмәт һәм ихтирамга лаек була. Колхоз производствосында фидакарь хезмәте өчен Фәнир Әбүзгали улы дистәләгән мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Ул “Атказанган колхозчы” мактаулы исемен йөртә. Активист шулай ук халык арасында да зур эш алып бара – берничә чакырылыш авыл Советы депутаты була.
Ф. Ә. Муллагалиев – гаилә җанлы кеше. Тормыш иптәше Наилә Җамалетдин кызы белән алар Бакалы авылында комсомол җыелышында танышалар. Монда производство алдынгылары чакырылган була. Наилә ул чагында Яңа Каръяуды товарлыклы-сөтчелек фермасында эшли һәм алдынгылар рәтендә була.
- Безне комсомол таныштырды һәм кавыштырды, - ди әңгәмәдәшем, яшьлек елларын искә алып.
Аларның бергә яшәүләренә 55 ел була. Муллагалиевлар гаиләсе уллары Фәнүр белән Фәнисне һәм кызлары Гөлнараны тәрбияләп үстерәләр, олы тормыш юлына аяк бастыралар. Дәү әни һәм дәү әти дүрт оныклары һәм өч оныкчыкларына сөенеп бетә алмыйлар.
Егерме ел элек Муллагалиевлар гаиләсендә зур бәхетсезлек була – пенсиягә чыгар алдыннан диярлек Наилә Җамалетдин кызы каты авырый башлый, хуҗалык буенча барлык мәшәкатьләр Фәнир Әбүзгали җилкәсенә генә кала. Әмма ул төшенкелеккә бирелми, ул искиткеч тыйнак һәм сабыр кеше, барысына да өлгерә, язмышка зарланмый, ә барлык сынауларны тыныч кичерә, балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен тугрылык, күңел юмартлыгы үрнәге булып тора.
Колхоз производствосы ветераны Ф. Ә. Муллагалиев шушы көннәрдә матур юбилеен билгеләде. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге телим.
Ф. ГАЗИЗОВ, БР, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: