+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
16 ноябрь 2020, 12:57

Хыялларым (Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.)

Хыялларым күкләр иңли,Һаваларга менә очып.Бәхет кошын тотып алып,Уем белән алам кочып.

Хыялларым күкләр иңли,
Һаваларга менә очып.
Бәхет кошын тотып алып,
Уем белән алам кочып.
Йолдыз сибә хыялларым,
Дусларга һәм туганнарга.
Мине сагынып, минем өчен,
Җаннар атып торганнарга.
Хыялларым бәхет чәчә,
Мин бәхетсез дигәннәргә.
Мәңге бетмәс сөю сибә,
Берсен-берсе сөйгәннәргә.
Ил-көннәргә тынычлыклар.
Юрап йөри хыялларым.
Сез канатлы, теләсәм дә,
Сезне һич тә тыялмамын.
Очыгыз, оч, хыялларым.
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: