+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
17 ноябрь 2020, 15:08

Күңел чәчәге (җыр) Алмаз Юнысов көе, Ф. Вәлиев сүзләре

Агым сулар ага тора,Үтеп тора гомерләр.Яшьлек кенә мәңге яши,Яшьлектә бит күңелләр.Язлар кабатлана ел да,Сөю үтми, шуңамы?

Агым сулар ага тора,
Үтеп тора гомерләр.
Яшьлек кенә мәңге яши,
Яшьлектә бит күңелләр.
Язлар кабатлана ел да,
Сөю үтми, шуңамы?
Күпме генә яшәсәң дә,
Күңел әллә, уңамы?
Ни булса да күңел уңмас,
Ул бит һәрчак яшь кала.
Картаймый шуңа күңелем,
Кояштан ул көч ала.
Кушымта:
Күңелем чәчәге сулмый,
Яшьлек сөюе уңмый.
Мәхәббәтсез яшәп булмый,
Йөрәк яратып туймый.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
Читайте нас: