+7 °С
Облачно
Тат
Рус
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
2 Декабря 2020, 10:28
Хатын-кыз булып туганмын, (Илисә ӘХМӘТОВА. Түбән Варта – Ямадыбаш.)
Хатын-кыз булып туганмын,Бәхет таратыр өчен.Башларымнан назга чумып,Өзелеп сөяр өчен.
Хатын-кыз булып туганмын,
Бәхет таратыр өчен.
Башларымнан назга чумып,
Өзелеп сөяр өчен.
Хатын-кыз булып туганмын
Бәби тудырыр өчен.
Бәхет теләп, гомеремне
Борчылып уздырыр өчен.
Хатын-кыз булып туганмын
Гаилә корыр өчен.
Ирем, балам, туганнарның
Терәге булыр өчен.
Хатын-кыз булып туганмын
Таң кызы булыр өчен.
Илем, балам, әткәм, әнкәм, дип
Өзелеп торыр өчен.
Хатын-кыз булып туганмын
Изгелек кылыр өчен.
Үз тиңемне эзләп табып,
Бәхетле булыр өчен.
Илисә ӘХМӘТОВА.
Түбән Варта – Ямадыбаш.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"