Әни, әнкәй, әнекәем, дибез,
Сабый чактан назлы эндәшеп.
Ә әнкәйләр безгә гомер буе,
Алар куены мәңге сүнмәс учак,
Кайнарлыгын бүлә баласына.
Без тоябыз бетмәс сөю хисен,
Әнкәйләрнең якты карашында.
Инде олыгаеп барсак та без,
Әнкәй өчен һәрчак бала без.
Әнкәйләрнең нурлы күзләренә
Куеныгызга кайтып сыенганда,
И, әнкәйләр, исән генә булыгыз,
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.