Кулларыңны маңгаеңа куеп,
Көтәсеңме сагынып чит җирләрдән
Кайтмасмы, дип газиз бәбкәең.
Күзкәйләрең моңсу, бит очларың
Алдыңмы әллә алсу таңнардан.
Кайтырымны сизеп беләсең дә,
Төн йокыларыңны йокламыйча,
Онытмас, дип туган оясын.
Туган җирем әткәм-әнкәемнең
Күз яшьләре тамган төягем.
Кайтып сыеныр кешем булмаса да,
Сез дип яна минем йөрәгем.
Илисә ӘХМӘТОВА. Түбән Варта – Ямадыбаш
Фото интернеттан алынган.