+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
2 декабрь 2020, 15:15

Әнкәйләргә (Илисә ӘХМӘТОВА. Түбән Варта – Ямадыбаш.)

Әнкәйләрнең күңелендәБуладыр һәрчак бала.Түзәлмәслек чакларда да,Ул ана булып кала.Күз алмасы баласынаБирә ул барча көчен.

Әнкәйләрнең күңелендә
Буладыр һәрчак бала.
Түзәлмәслек чакларда да,
Ул ана булып кала.
Күз алмасы баласына
Бирә ул барча көчен.
Эшли, түзә, дөнья көтә,
Яши ул бала өчен.
Татлы йокысын алыштыра
Йокысыз озын төннәргә.
Эшләсә дә эше бетмәс
Озын-озак көннәргә.
Очырса да балаларын
Яна ул бала диеп,
Ягымлы карашы белән
Каршылый белә сөеп.
Ана – син бит бөек,
Син бит яшәү терәге.
Түземлегең алтынга тиң,
Өзелсә дә үзәгең...
Әнкәм, бәгърем, рәхмәт сүзләремне
Мин салырмын әле җырларга.
Җилләр аша сиңа җиткерермен
Чыгармын да иркен кырларга.
Илисә ӘХМӘТОВА. Түбән Варта – Ямадыбаш
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: