+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
2 февраль 2021, 17:06

Үкенерлек булып калмасын ! (Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы)

Һәр иртәгә, һәрбер яңа таңа, Сөенеп яшәү - үзе зур бәхет. Яшик дуслар, мин бәхетле, диеп, Якыннарга җылы өләшеп.

Һәр иртәгә, һәрбер яңа таңа,
Сөенеп яшәү - үзе зур бәхет.
Яшик дуслар, мин бәхетле, диеп,
Якыннарга җылы өләшеп.
Шундый итеп яшик, соклансыннар,
Безгә карап барча дус-ишләр.
Аралашып узсын бу гомерләр,
Матур узсын көннәр һәм кичләр.
Күңелләрдә булсын тик изгелек,
Яман уйлар урын алмасын.
Бергә яшик, матур итеп яшик,
Үкенерлек булып калмасын!
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: