+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
2 февраль 2021, 17:22

Әле генә яз иде (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

Гомер бит ул йөгәнсез ат,Йөгерә генә,чаба.Офыкка юнәлгән юлдан,Кояш баюга таба.Вакыт аты туктамый шул,Ишетми дә беркемне.

Гомер бит ул йөгәнсез ат,
Йөгерә генә,чаба.
Офыкка юнәлгән юлдан,
Кояш баюга таба.
Вакыт аты туктамый шул,
Ишетми дә беркемне.
Барын да бер җиргә илтә,
Аермый кемнән кемне.
Бик тиз үтә бит гомерләр,
Яшь чакта уйламыйбыз.
Олыгайгач аңлыйбыз да,
Назыннан туялмыйбыз.
Мизгел булып үтә еллар,
Гомер яше тулганчы.
Яз иде, инде көз җиткән,
Күзне ачып йомганчы.
Кадерен белеп бетермибез,
Әйтерсең, без мәңгелек.
Матур яши алдыңмы соң,
Кылалдыңмы изгелек?
Әллә битараф булдыңмы,
Яхшыга һәм яманга.
Миңа барыбер дидеңме,
Яраклашып заманга.
Бизмәнгә салып үлчәсәң,
Яхшылыклар басамы?
Әллә, Ходай, безнең күккә,
Кара болыт асамы?
Менә шуны аңла яшьтән,
Аер акны карадан.
Тормыш юлы туры түгел,
Узып китмә чамадан.
Кем булып, ничек яшәлсен,
Ышаныч яктылыкта.
Гомер үтсен матурлыкта,
Күңелең - чисталыкта.
Барып җиткәч әйтә алсам,
Артка әйләнеп карап -
«Вөҗдан белән намусыма,
Тап төшермәдем, ярап.
Авыр булса булды, әмма,
Дөрес үтелде юлым”.
Менә шулай дияр идем,
Йөрәккә куеп кулым.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: