+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
9 февраль 2021, 15:44

Бураннар кочагында (Зинфира Зәйдуллина. Күгәрчен Бүләк авылы.)

Чыктым тышка. Басып торам,Бураннар кочагында.Җитәклиләр киемнәрдән,Тукталып кайчагында.Битләремнән үбәләр дә,Башларымнан сыйпыйлар.

Чыктым тышка. Басып торам,
Бураннар кочагында.
Җитәклиләр киемнәрдән,
Тукталып кайчагында.
Битләремнән үбәләр дә,
Башларымнан сыйпыйлар.
Куенга керерләр иде,
Каршы килгәч, сыймыйлар.
Берсен-берсе куа килеп,
Буран туктады янда.
Ераклардан килгәннәрдер,
Вакыт җиткәндер ялга.
Көн ачылды, җил туктады,
Болытлар да таралды.
Якты, тыныч күк йөзеннән
Кояш көлеп карады.
Тирә-якларны күзәтәм:
Самолет очып үтте.
Һавасы саф, илем тыныч,
Яшәсем килеп китте.
Зинфира Зәйдуллина. Күгәрчен Бүләк авылы.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: