+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
9 февраль 2021, 17:21

Какмас елга ярына (Фирдат Вәлиев. Иске Теләүле авылы.)

Гомер елгасында кеше,Агымсу булып ага.Бу агымга сыймаганны,Елга ярына кага.Гомер елгасында кеше.Бәләкәч кенә тамчы.

Гомер елгасында кеше,
Агымсу булып ага.
Бу агымга сыймаганны,
Елга ярына кага.
Гомер елгасында кеше.
Бәләкәч кенә тамчы.
Эзсез югалма пар булып,
Елга суына тамчы!
Тамчылар кушыла суга,
Су елгага әйләнә.
Меңәрләгән тамчы бергә,
Зур диңгезгә бәйләнә.
Тамчы кебек бит кеше дә,
Берүзең - син берәмлек.
Тормыш усал, таләп итә,
Кешеләрдән бердәмлек.
Бергә булып, бердәм булсак,
Күчереп була тауны.
Бабалар бит бердәм булып,
Җиңгәннәр һәрчак яуны.
Аерым тамчы, аерым кеше,
Көч тик олы елгада.
Зур сулар булып акканда,
Какмас елга ярга да.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: