+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
9 февраль 2021, 16:17

Карлар яуды (Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы)

Ап-ак булып җиргә карлар яуды,Бар дөньяны манып ак нурга.Әйтерсең дә, каралыкны юып,Куйды бөтен җирне матурлап.

Ап-ак булып җиргә карлар яуды,
Бар дөньяны манып ак нурга.
Әйтерсең дә, каралыкны юып,
Куйды бөтен җирне матурлап.
Әйтерсең лә бүген бар нәрсәне,
Капларга Җир-ана теләде.
Авырудан, барча яманлыктан,
Тетрәнмиме ана йөрәге?
Кар астында калсын инде бар да,
Тапталсыннар аяк астында.
Авырулар туңсын, һәм яз җиткәч,
Сулар булып аксын ташкынга!
Җир-анабыз бүген бар дөньяны,
Ап-ак шәле белән каплады.
Гүя җирне сакларга ул тели,
Һәм җуярга кара тапларны.
Дания Шәрифуллина. Ямадыбаш авылы.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: