+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
9 февраль 2021, 16:45

Кызганмыйча озатабыз (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

Бер кеше дә елап калмас,Быелгы ел үткәнгә.Тирән ярасын калдырып,Безне ташлап киткәнгә.Иң авыр ел булгандыр бу,Күп хәсрәт китергән ел.

Бер кеше дә елап калмас,
Быелгы ел үткәнгә.
Тирән ярасын калдырып,
Безне ташлап киткәнгә.
Иң авыр ел булгандыр бу,
Күп хәсрәт китергән ел.
Гомер күрмәгән вирусны,
Тотып карадык быел.
Дүрт елга бер кабатлана.
Кәбисә елы булды авыр.
Күрмәгәнеңне күрсәтер,
Күктән, хәтта, таш явыр.
Бәла-казага бай булдың,
Сагышлы күңелсезлек.
Адәм башы күп үткәрде,
Моңсулы уңышсызлык.
Барын да җыеп алып кит,
Аңны каплады хәсрәт.
Тынычлык тели җаныбыз,
Ковидка бездә – нәфрәт.
Күз яшенә күп буылдык,
Беттеме ул түгелеп?
Нинди рәвешләргә кердек,
Йөргән җирдән бөгелеп.
Арыттың син бик күпләрне,
Җир-ана елый бүген.
Кояш чыксын, чыксын иде,
Яктыртып аяз күген.
Рәхмәтебез дә бар сиңа,
Ачалдың сукыр күзне.
Нинди рәхәт икән яшәү
Яшәсәң ачып йөзне.
Кадерен белдек барыбыз да,
Иртән туасы таңның.
Аңламаганга аңлаттың,
Пәрдәсен ачып аңның.
Аңладык бер төшенчәне,
Син исән бүген – бәхет.
Күкрәк тутырып суласаң,
Кирәкми икән тәхет.
Курыкмыйча кул бирешсәң,
Шатлансаң яңгыр-җилгә.
Шикләнмичә көн күрәлсәң
Тынычлык теләп илгә.
Кызганмыйча озатабыз,
Кабатланма башкача!
Тыныч тормыш дәва итсен,
Бар да булсын яңача!
Исәнлек бир Яңа елда,
Гомер - Ходай бүләге.
Бәхетләргә күмелеп яшәү,
Һәммәбезнең теләге.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
Читайте нас: