+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
9 февраль 2021, 17:32

Рәнҗемә миңа, әнкәм (Фирдат Вәлиев. Иске Теләүле авылы.)

Рәнҗемә син, әнкәм, тыңламадыДиеп синең әйткән сүзеңне.Ялгышлыклар әзрәк эшләнде шул,Гаеплерәк саныйм үземне.Әле дә бит син янымда сыман,Иңнәремдә сизәм кулыңны.

Рәнҗемә син, әнкәм, тыңламады
Диеп синең әйткән сүзеңне.
Ялгышлыклар әзрәк эшләнде шул,
Гаеплерәк саныйм үземне.
Әле дә бит син янымда сыман,
Иңнәремдә сизәм кулыңны.
Кайтып күрсәң бүген тормышымны
Танымас та идең улыңны.
Барысы да инде җитте диеп,
Тынычланыр вакыт җитмәгән.
Син өйрәткән акыл-киңәшләрең,
Юкка гына үтеп китмәгән.
Яңа җиңүләрем әле алда,
Көчем дә бит аңа бетмәгән.
Уңышларым булгач яшәгәндә,
Заяга бит гомер үтмәгән.
Мәңгелеккә сиңа бурычлымын,
Күз яшьләнә күңел тулганда.
Мең рәхмәтем сиңа, тик рәнҗемә,
Бу сүзләрем соңрак булганга.
Фирдат Вәлиев. Иске Теләүле авылы.
Читайте нас: