-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
9 февраль 2021, 16:24

Тонып чистарыр сулар (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

Саекты су, нык саекты,Болганчык ага елга.Вак балыклар сай елгада,Арт белән йөзә алга.Нишләп саекты соң сулар,Вагайды нигә балык?

Саекты су, нык саекты,
Болганчык ага елга.
Вак балыклар сай елгада,
Арт белән йөзә алга.
Нишләп саекты соң сулар,
Вагайды нигә балык?
Шуны кем аңлатыр икән,
Соравым сезгә, халык?
Бар иде бит зур елгалар,
Сулары тирән, чиста.
Балыкның вагы өстәрәк,
Эресе йөзде аста.
Тыныч йөзделәр балыклар,
Эресе какмый вагын.
Иркенләберәк йөзәр өчен,
Тонармы сулар тагын.
Тонар болганчык су, тонар,
Чистарып агар елга.
Тирән суга балык кайтыр,
Түзик инде быелга.
Өмет, ышанычым бүген,
Чисталыкка, аклыкка.
Шул өметемне җиткерәм,
Судагы вак балыкка.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: