+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
16 февраль 2021, 16:57

Күрешербез, көзем (Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы)

Көз хушлаша бүген безнең белән,Җиргә сибә ап-ак карларын.Карлар белән бергә, әйтерсең лә,Сибә үзенең моңын, зарларын.“Китәм инде сездән, күпкә түгел,Тугыз айдан тагын килермен.

Көз хушлаша бүген безнең белән,
Җиргә сибә ап-ак карларын.
Карлар белән бергә, әйтерсең лә,
Сибә үзенең моңын, зарларын.
“Китәм инде сездән, күпкә түгел,
Тугыз айдан тагын килермен.
Килермен дә сезгә күчтәнәчкә,
Җиләк-җимешләрем бирермен.
Тырышыгыз гына, сез беләсез,
Мин бит сезне ихлас яратам.
Килгән саен сезгә, уңганнарга,
Булган сыйларымны таратам.
Бирешмәгез, берүк, авыруларга,
Күрешергә язсын тагын да”.
Соңгы яфрак төшә ап-ак җиргә,
Охшап көзнең сагыш-зарына..
Эндәшәмен, күрешербез, көзем,
Исән-имин генә булыйкчы!
Дания Шәрифуллина. Ямадыбаш авылы.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: