+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
16 февраль 2021, 17:11

Кулларыңны үбәр идем, әнкәй (Фирдат Вәлиев. Иске Теләүле авылы.)

Кайнар яшем тама күзләремнән,Уйланганда үзәк өзелә.Кайтыр төсле әнкәй шат елмаеп,Күңелемә шулай тоела.Һәрчак тоям сине яннарымда,Искә алам, рәхәт җаныма.

Кайнар яшем тама күзләремнән,
Уйланганда үзәк өзелә.
Кайтыр төсле әнкәй шат елмаеп,
Күңелемә шулай тоела.
Һәрчак тоям сине яннарымда,
Искә алам, рәхәт җаныма.
Тынычланып калыр идем әзрәк,
Килче, әнкәй, тагын яныма.
Җилләр булып тәрәзәмә кил дә,
Әкрен генә аны кагып ач.
Төшләремә керсәң дә ризамын,
Өзелепләр сине сагынгач.
Авыр чаклар була яшәгәндә,
Йөрәк елый, нигә кагына.
Хыялларда очып кайтыр идем,
Балачакка, синең яныңа.
Эндәшәсем килә, әнкәй, диеп,
Бу мин диеп, күрче улыңны!
Дәва булсын диеп җаннарыма,
Учыма алып үбәм кулыңны.
Фирдат Вәлиев. Иске Теләүле авылы.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: