+14 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
16 Февраля 2021, 12:22
Әнкәйләр үлемсез (Фирдат Вәлиев. Иске Теләүле авылы.)
Әниләр үлмиләр бит ул,Әнкәйләр ул - үлемсез.Изгелекләрнең иң изгесен,Әниләрдән күрерсез.Әниләр онытылмый да,Әнкәй күңел түрендә.
Әниләр үлмиләр бит ул,
Әнкәйләр ул - үлемсез.
Изгелекләрнең иң изгесен,
Әниләрдән күрерсез.
Әниләр онытылмый да,
Әнкәй күңел түрендә.
Алар һәрчак безнең белән,
Ятканда да гүрендә.
Әнкәйләргә булган бурыч,
Гомерлек, түләп бетмәс.
Биеклегенә аларның,
Беркем дә менеп җитмәс.
Мәңгелеккә яши әнкәй,
Йөрәктә, күңелемдә.
Якты, изге булып кала,
Яшәгән гомеремдә.
Фирдат Вәлиев. Иске Теләүле авылы.
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"