-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
16 февраль 2021, 16:50

Тәгәрәткән бәрәңге (Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.)

Бала чакта әнкәй мичкә ягып,Ипи сала иде, һәм янына,Тәгәрәтә иде бәрәңге,Шул чакларны кайчак сагынам.Көлле мичтә пешкән бәрәңгенең,Тәме үзгә иде, башкача.

Бала чакта әнкәй мичкә ягып,
Ипи сала иде, һәм янына,
Тәгәрәтә иде бәрәңге,
Шул чакларны кайчак сагынам.
Көлле мичтә пешкән бәрәңгенең,
Тәме үзгә иде, башкача.
Кайда калды икән шул вакытлар?
Беләм, алар инде кире кайтмаслар.
Мичтә ипекәй пешә һәм бәрәңге,
Без – балалар тезелеп утырып,
Кайнар бәрәңгене пешәләнеп,
Ашый идек авыз тутырып.
Сөткә манып яңа пешкән икмәк,
Ашаулары иде күңелле.
Менә бүген нәкъ тә шулай иттем,
Бала чакка кайту түгелме?!
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: