+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
16 февраль 2021, 16:36

Ялгыз җайдак (Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы)

Тормыш дигән юлдан китеп барам,Язмышыма язган юлымнан.Озын юлдан ялгыз гына барам,Тотынмаган беркем кулыма.Барыр юлым шома гына түгел,Сикәлтәле, үрле, тайгаклы.

Тормыш дигән юлдан китеп барам,
Язмышыма язган юлымнан.
Озын юлдан ялгыз гына барам,
Тотынмаган беркем кулыма.
Барыр юлым шома гына түгел,
Сикәлтәле, үрле, тайгаклы.
Мин шул юлда кем соң, кем икәнмен,
Җәяүлеме, әллә, җайдакмы?
Тормыш дилбегәсе кулларымда,
Абынмыйча ничек тартасы?
Тигез генә бара алырмынмы,
Бит һәркемнең була хатасы.
Ялгышмаска күпме тырышсам да,
Булып куя кайчак ялгыш та.
Беләм, юлда ялгыз гына түгел,
Парлы җайдаклар да ялгыша.
Ә мин соң, мин, ничек абынмаска,
Бирешмәскә ачы җилләргә?
Юлларыма көртләр өеп куйган,
Бураннарны ничек җиңәргә?
Бирешмәскә, егылмаска тырышып,
Китеп барам тормыш юлыннан.
Шушы юлда мин бер ялгыз җайдак,
Дилбегәсе - минем кулымда,
Тайпылмасам иде юлымнан!
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: