+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
16 февраль 2021, 17:03

Язмышымнан һаман нидер көтәм, (Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы)

Язмышымнан һаман нидер көтәм,Бәхетләрнең көтәм яңасын.Килер көннәремә өмет беләнСөенеп кенә килә багасым.Көн тудымы, һаман нидер көтәм,Төшләремне юрап яхшыга.

Язмышымнан һаман нидер көтәм,
Бәхетләрнең көтәм яңасын.
Килер көннәремә өмет белән
Сөенеп кенә килә багасым.
Көн тудымы, һаман нидер көтәм,
Төшләремне юрап яхшыга.
Кышкы салкыннарда җылытырдай,
Бәхеткәем чыксын каршыга!
Өметләнеп һаман нидер көтәм,
Өзелмәсен әле өметләр.
Кешеләрне очкындай бер өмет
Үлеп барган чакта терелтә.
Шуңа күрә авыр чакларда да
Күңелемдә өмет йөретәм.
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: