+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
20 февраль 2021, 10:55

Моң иясе, бөек җырчы һәм мәшһүр гармунчы

Районда Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты, Шаран районының почетлы гражданы Фән Вәлиәхмәтовның 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләрТантаналы чара Фән вәлиәхмәтов укыган И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбендә башланды. Танылган җырчы, тальянчы Ф. Г. Вәлиәхмәтовны, аның тормыш иптәше Светлана Сафа кызын, муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Г. Ф. Аксанованы, район мәгариф бүлеге начальнигы М. З. Әхмадуллинны, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы А. В. Сидоровны, Зирекле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р. С. Игдеевны башкорт, татар, рус, мари халыкларының милли киемнәрендәге мәктәп укучылары икмәк-тоз белән каршы алдылар, сәламләү һәм шигырьләр дә башкорт, татар, рус, мари телләрендә яңгырады.

Районда Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты, Шаран районының почетлы гражданы Фән Вәлиәхмәтовның 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр
Тантаналы чара Фән вәлиәхмәтов укыган И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбендә башланды. Танылган җырчы, тальянчы Ф. Г. Вәлиәхмәтовны, аның тормыш иптәше Светлана Сафа кызын, муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Г. Ф. Аксанованы, район мәгариф бүлеге начальнигы М. З. Әхмадуллинны, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы А. В. Сидоровны, Зирекле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р. С. Игдеевны башкорт, татар, рус, мари халыкларының милли киемнәрендәге мәктәп укучылары икмәк-тоз белән каршы алдылар, сәламләү һәм шигырьләр дә башкорт, татар, рус, мари телләрендә яңгырады.
Кунаклар мәктәпнең Сугышчан һәм Хезмәт даны музеенда, Ибраһим Абдуллин музеенда булдылар. Сугышчан һәм Хезмәт даны музеенда якташыбыз Фән Вәлиәхмәтовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган стенд һәм почмак бар.
Мәктәп укучыларының (5, 6 сыйныф укучылары) татар теле һәм әдәбияты укытучысы С. Ф. Сафина җитәкчелегендә әзерләнгән әдәби-музыкаль композициясендә җыр һәм шигырьләр бергә үрелеп барды, алар күренекле якташыбызның җыр һәм музыка талантын, бай шигъри рухын ачтылар. Татар телендә барган бәйрәм кичәсен 11 сыйныф укучысы Данис Хәйруллин һәм 10 сыйныф укучысы Алсу Фәйзуллина алып барды. Экранда Фән Гавис улының төрле еллардагы фотосурәтләре күрсәтелде.
Фән Вәлиәхмәтовның “Яшәүләрем – җыр минем” китабы буенча “түгәрәк өстәл” барышында 10 һәм 11 сыйныф укучылары башкаруында дулкынландыргыч шигырьләр яңгырады, укучылар Фән Вәлиәхмәтовка сораулар бирделәр, ул аларга чын күңелдән, үзенә хас булган юмор белән җаваплар кайтарды. Аның җавапларында әнисе Рәхимә апага олы мәхәббәте чагылды. “Әнине беркем дә алыштыра алмый. Әниләрне саклагыз”, - диде ул. Ул үзенең гаиләсе, уллары, оныклары һәм, әлбәттә, Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә ышанычлы терәк һәм ныклы таяныч булган сөекле хатыны Светлана турында рәхәтләнеп сөйләде.
Фән Гавис улы үзе укыган, гармун уйнап һәм җырлап сәхнәдә чыгыш ясаган Зирекле мәктәбенә, бай эчтәлекле матур мәктәп елларына рәхмәт белдерде. Фән Вәлиәхмәтов һәм Туймазы районы Төмәнәк авылыннан Фәнир Галимовның дуслыгы нык. Тормыш һәм иҗат дуслары бергә күп җирләргә йөриләр, Австралия һәм Кытайда булалар. Австралияне бик яраталар. “Җирдәге чын оҗмах ул”, - дип билгеләде Фән Вәлиәхмәтов. Ул яшь буынны туганлык тамырларын онытмаска, рәхәтләнеп татарча сөйләшергә, иҗат сәләтләрен үстерергә һәм авырлыклардан курыкмаска чакырды.
Чара барышында Илнара Әделгәрәева (2 сыйныф), Ксения Мостаева (9 сыйныф), Ралинә Әделгәрәева (9 сыйныф) башкаруында җырлар яңгырады.
Юбилярны муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Г. Ф. Аксанова, район мәгариф бүлеге начальнигы М. З. Әхмадуллин, Зирекле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р.С. Игдеев, Зирекле мәктәбе директоры Ф. Б. Харисова котлады. Район башкортлар корылтае рәисе буларак, ул Фән Вәлиәхмәтовның Шаран районының горурлыгы, башкорт һәм татар халыклары арасында дуслык җепләрен бәйләүче җырчы булуын билгеләп үтте.
Әлеге тантаналы көнне ирле-хатынлы Вәлиәхмәтовларга гөлләмәләр, котлау открыткалары, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка рәхмәт хатлары тапшырдылар. Татар халык һәм композиторлар җырларын башкаручыларның ”Сөн сандугачы” төбәкара конкурсы лауреаты Галия Әхмәтҗанова (баянда Рафаэль Сәхәбиев) аның реперуарыннан җыр бүләк итте. Фән Вәлиәхмәтовның тальянда уйнап җырлавы әлеге тантаналы чараның якты ноктасы булды.
Халык җырчысы Ф. Вәлиәхмәтов юбилее хөрмәтенә тантана чарасы район мәдәният йортында дәвам итте.
Бәйрәм концерты Октябрьский музыка көллияте студенты Р. Нуриев һәм “Нагыштар” башкорт халык ансамбле (җитәкчесе Р. Дәүләтова) башкаруында “Йолдызлы моң” вокаль-әдәби композиция белән ачылды. Сәхнәдә тамаша эпизодларында күренекле җырчының тормыш баскычлары чагыла: авыл гаиләсендә уллары дөньяга килә, менә ул баянда уйнарга өйрәнә, үсә, чыныга, һәм сәхнәгә инде Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, җырчы, тальянчы, Шаран районының почетлы гражданы Фән Вәлиәхмәтов үзе чыга. Муниципаль район хакимияте башлыгы Ф. Ә. Ишемгулов танылган җырчыны 70 яшьлек юбилее белән котлады. Шаран авылы Балалар сәнгать мәктәбе скрипкачылар ансамбле (җитәкче Е. Солтанова һәм А. Әмирова) башкаруында матур көй музыкаль бүләк булды.
БР мәдәният министры урынбасары Р. Р. Алтынбаев сәламләү сүзендә үзенең Фән Вәлиәхмәтов башкаруындагы җырларны ишетеп үсүен билгеләп үтте. “Сарманай” җыры белән уяна, “Авыл көе” җыры белән йокларга ята идем”. Аның сүзләренчә, Фән Вәлиәхмәтов үзенең җырлары, сәхнә чыгышлары, тальянда оста уйнавы белән ике халык, ике республика арасында дуслык җепләрен бәйли.
Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәнир Галимов белән Фән Вәлиәхмәтовның дуслыгы 29 ел дәвам итә. Җырчының дусты һәм фикердәше юбилярга Бөтендөнья татар авыллары берләшмәсе Рәхмәт хаты, бүләк сертификатлары һәм кулдан эшләнгән агач сәгать тапшырды.
Ринат Сәлихҗанов рус һәм татар телләрендә, Диана Гыйльфанова башкорт телендә алып барган концерт программасында “Ялкын” үрнәкле халык бию ансамбле – “Чишмә тавышы”, “Бәйрәм” татар биюләре, Гүзәл Хәлилова башкорт лирик биюе белән балкыды. Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының атказанган артисты, “Золотая Маска” Русия Милли премиясе, Ш. Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе, Свердловск өлкәсе губернаторы премиясе лауреаты Илһам Вәлиев җырлады. Туймазы районы Төмәнәк авылы мәдәният йортының “Ахирәтләр” халык фольклор ансамбле бәйрәмгә җыр белән генә түгел, ә “Бабай утары” этномәдәни музееннан күчтәнәчләр – чәк-чәк, икмәк, киптерелгән шифалы үләннәр һәм җиләкләр, кымыз һәм кош ите дә алып килгәннәр иде.
Үзенчәлекле шагыйрь Фирдат Вәлиев Фән Вәлиәхмәтовка багышлап шигырь язган. Аны сәхнәдән Илһам Күчмөхәммәтов укып ишеттерде. “Сөмбел” татар халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Р. Дәүләтова) матур җыр башкарды. Андрей Соловьев, Динара Саишева, Ләйсән Әсмандиярова, шулай ук Яр Чаллы шәһәреннән Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Ишморатов, Р. Нуриев, чараны алып баручы – “Татар моңы” халыкара фестивале лауреаты Ринат Сәлихҗанов җырлары белән шатландырдылар. Виталий Мостаев Фән Вәлиәхмәтовның тормыш иптәше Светлана Сафа кызына район мәдәният йорты хезмәткәрләре исеменнән зур гөлләмә бүләк итте.
Тантаналы чара Фән Вәлиәхмәтов башкаруында җыр белән тәмамланды. Аның чагыштыргысыз уникаль матур тавышы туган Шаран җиренә, аның халкына гимн булып яңгырады, сәхнәдән һәм тамашычы залыннан кайтаваз булып бик еракларга агылды. Фән Вәлиәхмәтовның кулларыннан әле озак еллар тальяны төшмәсен, җырлары яңгырасын! Хөрмәтле Фән Гавис улы, Сезгә һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек һәм бәхет телибез!
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Автор фотолары.
Чара кунакларын икмәк-тоз белән каршы алу.
Юбилярны Зирекле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы котлый.
Ф. Ә. Ишемгулов (уңда) Р. Р. Алтынбаев белән.
Тальян һәм Фәнир Галимов белән озак еллар бергә.
Юбиляр башкаруында җыр.
Читайте нас: