+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
20 февраль 2021, 12:22

Шаранның горурлыгы (Фирдат ВӘЛИЕВ.Иске Теләүле авылы.)

Шаранның горурлыгы(Фән Вәлиәхмәтовка)Горурланыр шәхесләр бар,Безнең Шаран җирендә.Фән агай шуларның берсе,Татар-башкорт илендә.

Шаранның горурлыгы
(Фән Вәлиәхмәтовка)
Горурланыр шәхесләр бар,
Безнең Шаран җирендә.
Фән агай шуларның берсе,
Татар-башкорт илендә.
Балачактан илһам алган,
Ямьле Сөн елгасыннан.
Кабатланмас моңын отып,
Сандугач баласыннан.
Шул моңны җиткереп безгә,
Дан үрләрен яулаган.
Уфа-Казан дуслык җебен,
Өзелмәслек бәйләгән.
Бәхти Гайсин, Фәридәләр,
Фәнгә фатиха биргән.
Зур сәхнәгә якты йолдыз,
Сүнмәскә диеп кергән.
Тальянын кулына алса,
Күгәрченне гөрләтә.
Пыскыган күңелләрне дә,
Ялкынлатып дөрләтә.
Халык артисты, чынлап та,
Моңы күңел түреннән.
Исеме аның җыры белән,
Дан-хөрмәткә төренгән.
Кемнәр сокланмый тыңлаган,
“Җил капка”, “Мәк чәчәген”.
Фәннең җырлары яктырта,
Халкымның киләчәген.
Кайларда гына булмасын,
Тальян гармун кулында.
Кытай алкышларга күмде,
Австралия юлында.
Көчле тембр, сихри тавыш,
Күңел кылларын чиртә.
Яшең күпмегә җитсә дә,
Картайма әле, - иртә!
Озак еллар сүнми янсын,
Маякта синең утың.
Бәхетләргә төрелеп үтсен,
Яшәгән һәр минутың.
Якташларың теләк юллый,
Сәламәтлек тәнеңә!
Сүнмәс ялкын күңелеңә,
Һәм тынычлык җаныңа!
Илһам чишмәсе кипмәсен,
Моңга күмеп суларын.
Шаранлыларның җиткерәм,
Изге теләк, уйларын.
Юлдаш булып азаккача,
Җырың белән янәшә,
Ходай биргән гомерләрнең,
Рәхәтен тоеп яшә!
Фирдат ВӘЛИЕВ.Иске Теләүле авылы.
Читайте нас: