+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 август 2021, 09:08

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX чемпионатының финалы 25-29 августта Уфада узачак.

Республикада “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX чемпионатының финалына әзерлек бара. 3 августта Уфада республика командаларын әзерләү өчен җаваплы вәкилләр белән эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәнең кураторы – төбәкнең Санлы үсеш министрлыгы. Очрашу кысаларында республика партнер-компанияләре базасында командалар өчен стажировкалар оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX чемпионатының финалы 25-29 августта Уфада узачак.
“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX чемпионатының финалы 25-29 августта Уфада узачак.
Республикада “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX чемпионатының финалына әзерлек бара.

3 августта Уфада республика командаларын әзерләү өчен җаваплы вәкилләр белән эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәнең кураторы – төбәкнең Санлы үсеш министрлыгы. Очрашу кысаларында республика партнер-компанияләре базасында командалар өчен стажировкалар оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык өлкәсендә зур компетенцияләре булган БДУның Стәрлетамак филиалы һәм “Компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү” чемпионаты компетенциясе буенча команданы әзерләү өчен җаваплы Туймазы дәүләт юридик колледжы арасында дистанцион укыту һәм команда әгъзаларына консультация ярдәме алу мөмкинлеге турында килешү төзелде.

Ярышларга кадәр республиканың әйдәп баручы предприятиеләре белгечләре, җитәкчеләре һәм колледж командалары арасында мондый очрашулар дәвам итәчәк.

— Чемпионатны оештыру һәм үткәрүгә әзерлекнең барлык этабында без республика командаларына кирәкле ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Бу эштә кирәкле компетенцияләргә ия булган югары уку йортлары да зур ярдәм күрсәтә, — дип хәбәр итте санлы үсеш министры урынбасары Рәсүл Таипов.
Билгеле булуынча, “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX чемпионатының финалы 25-29 августта Уфада узачак.

WorldSkills Russia финалы – Русиядә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәр урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәр мәктәп укучылары арасында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча үтүче иң масштаблы ярышлар. Чара ел саен “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларына ярашлы “Яшь профессионаллар” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

 
Фото: np.krasnodar.ru
 
 
“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX чемпионатының финалы 25-29 августта Уфада узачак.
“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX чемпионатының финалы 25-29 августта Уфада узачак.
Автор:
Читайте нас: