+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
30 сентябрь 2019, 14:27

Сәламәт тәндә - сәламәт рух

Сәламәт тәндә - сәламәт рух

Сәламәт тәндә - сәламәт рух
Шаран авылында “Милләтләр кроссы -2019” бөтендөнья йөгерү көненә багышланган “Көзге кросс” район җиңел атлетика ярышлары үтте
Бу көнне һава торышы матур булды һәм спортчыларга рәхәтләнеп йөгерү мөмкинлеге бирде. Һәр елдагыча, милләтләр кроссы халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән спорт сөючеләрне үзенә җыя һәм район халкын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итә.
Шаран районы муниципаль район хакимиятенең физик культура, спорт һәм туризм буенча баш белгече Флүзә Әнвәр кызы һәм муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Закиров катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр, спортчыларга уңышлар теләделәр.
Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге тренер-белгечләре кросс буенча эш алып бардылар – спортчыларга ярдәм иттеләр, старт бирделәр һәм финишка килүчеләрне “тоттылар”. Башта VIP-узыш, аннары укучылар ярышы булды, кроссны өлкәннәр – төрле оешмалар һәм предприятиеләр хезмәт коллективлары вәкилләре тәмамлады. Кросста катнашучыларның барысы да яхшы кәеф һәм позитив, ә җиңүчеләр һәм призерлар лаеклы бүләкләр алдылар.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Читайте нас: