+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 гыйнвар 2020, 15:59

Тхэквондочыларыбыз – янә пъедесталда

Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге тхэквондочылары өчен кыш бик уңышлы башланды (тренер Р. Х. Идиятов)

Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге тхэквондочылары өчен кыш бик уңышлы башланды (тренер Р. Х. Идиятов)
Уфа шәһәрендә студентлар арасында Башкорт дәүләт аграр университеты базасында үткәрелгән II Евразия көрәш сәнгате уеннарында Радик Хәбир улының шәкертләре - студентлар Руслан Ситдыйков һәм Илмир Галиуллин үз авырлык категорияләрендә киеренке көрәштә 2 урынны алдылар.
Шулай ук тхэквондо буенча Уфада XXIX Чемпионатта һәм БР Беренчелегендә яшь тхэквондочылар тәҗрибәле һәм талантлы тренер җитәкчелегендә шактый саллы "уңыш" - 4 алтын, 2 көмеш һәм 5 бронза медаль алдылар.
Болар - Альмир Тимеркәев - 1 урын, Илһам Фәйзуллин - 3 урын (6-7 яшьлек балалар), Аделина Латыйпова, Елизавета Семенова, Риназ Мөхәммәтгалин - 3 урын (8-9 яшьлекләр), Дмитрий Крылов (1 урын), Азалия Сабирова (2 урын) 10-11 яшьлекләр категориясендә Радмир Ситдыйков - 3 урын, Рузана Фәйзуллина - 2 урын, Илмир Галиуллин шәхси спаррингта һәм команда составында 1 урынны (15-17 яшь) алдылар.
Шулай ук Арслан Котлыбаев, Дмитрий Семенов, Данир Идиятов һәм Айгиз Фәттахов та лаеклы чыгыш ясадылар.
Төрле дәрәҗә ярышлар җиңүчеләре һәм призерларын әзерләгән тренер Радик Идиятов күпьеллык намуслы хезмәте, югары класслы спортчыларны әзерләүгә зур өлеш керткәне, тхэквондоны үстерүе өчен мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Спортчыларыбызны әһәмиятле ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, Бөтенрусия һәм Халыкара дәрәҗәдәге ярышларда яңа җиңүләр телибез!
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Ярышларда катнашучылар тренерлары Р. Идиятов белән.
Читайте нас: