+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 гыйнвар 2020, 12:26

Җиңүчеләр киеренке көрәштә билгеләнделәр

Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгендә билбауда көрәш буенча район ярышлары булды. Анда 30дан артык спортчы катнашты (җаваплы А. С. Хөсәенов һәм Д. Ю. Агапитов).

Спорт һәм сәламәтлек ункөнлеге кысаларында Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгендә билбауда көрәш буенча район ярышлары булды
Анда 30дан артык спортчы катнашты (җаваплы А. С. Хөсәенов һәм Д. Ю. Агапитов).
Киеренке көрәшләрдә җиңүчеләр билгеләнде: 60 килограммга кадәр авырлыктагы малайлар арасында – Риналь Гарапов (1 урын), Тимур Ибраһимов (2 урын), 50 килограммга кадәр авырлыктагы малайлар (2005 – 2007 елда туганнар) арасында– Константин Михайлов (1 урын), Әмир Карипов, Тимур Тимеркәев (2 урын). 45 килограммга кадәр авырлыктагы кызлар арасында – Дарья Румянцева (1 урын), Карина Шәйморатова (2 урын), Латифа Идрисова, Сабина Сәхәветдинова (3 урын), 45 килограммга кадәр авырлыктагы малайлар арасында – Радик Нигъмәтуллин (1 урын), Глеб Минлин (2 урын), Михаил Габрилян, Денис Сәхәветдинов (3 урын), 35 килограммга кадәр авырлыктагы кызлар арасында – Азалия Закирова (1урын), Самира Ибәтуллина (2 урын), Алена Перцева (3 урын), 35 килограммга кадәр авырлыктагы малайлар арасында (2010 – 2011 елда туганнар) – Морад Гыйниятуллин (1 урын), Артур Ибәтуллин (2 урын), Тимур Әхмәтҗанов, Эмиль Шәңгәрәев (3 урын), 35 килограммга кадәр авырлыктагы малайлар (2007 – 2008 елда туганнар) арасында – Аман Карипов (1 урын), Марлен Төлекбаев (2 урын), Алик Нигъмәтуллин, Тимур Идиятов (3 урын), 35 килограммга кадәр авырлыктагы малайлар (2009 – 2010 елда туганнар) арасында – Ильяс Латыйпов (1 урын), Артур Газизуллин (2 урын), Булат Бәдриев, Илсур Ситдыйков (3 урын) һәм 30 килограммга кадәр авырлыктагы малайлар арасында – Гафар Борнашев (1 урын), Никита Алтынбаев (2 урын), Әмир Габдрахманов, Сирин Әхмәтгалиев (3 урын). Турнир җиңүчеләре һәм призерлары грамоталар белән бүләкләнделәр.
Л. ХӘКИМОВА, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгенең спорт буенча методисты.
Читайте нас: