+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 гыйнвар 2020, 13:03

Волейбол уенын барысы да ярата

Яңа ел каникулларында Янәхмәт авылында авылдашлар арасында волейбол уеннары булдыӘлеге чара инде өч ел рәттән үткәрелә.

Яңа ел каникулларында Янәхмәт авылында авылдашлар арасында волейбол уеннары булды
Әлеге чара инде өч ел рәттән үткәрелә. Уенчыларыбыз “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” девизы астында мәктәпнең спорт залына җыелдылар. Волейбол уйнарга кечесе дә, олысы да килгән иде. Яшь категорияләре буенча барлыгы өч команда тупланды, уен өч периодта үтте.
Беренчеләрдән булып ярышларга “Юлбасарлар” һәм “Яшьләр” командалары чыкты. Уен кызу һәм киеренке барды. Яшьләр бик җитез уйнасалар да, алга чыга алмадылар. 25:18 исәбе белән “Юлбасарлар” командасы җиңде.
Икенче уен “Юлбасарлар” һәм “Укучылар” командалары арасында булды. Тәҗрибәле өлкәннәр белән волейбол уены күнекмәләренә яңа өйрәнүче балалар арасында киеренке көрәш барды. Бу көрәштә дә “Юлбасарлар” командасы тупланганрак команда булып чыкты һәм 25:17 исәбе белән җиңү яулады.
Уенны “Яшьләр” һәм “Укучылар” командалары тәмамлады. Уен бик киеренке булды. Башта “Яшьләр” командасы алга чыкты, әмма “Укучылар” да бирешмәде, уен ахырында көндәшләрен куып җитә яздылар. Ләкин укучыларга җиңү өчен аз гына тәҗрибә җитеп бетмәде. Һәм 26:24 исәбе белән “Яшьләр” командасы җиңде.
Шулай итеп, турнирда катнашучыларыбыз халыкның спорт белән шөгыльләнүен күрсәтте. Ә өлкәннәрнең “Юлбасарлар” командасы икеләтә җиңү яуладылар.
- Әлбәттә, аеруча яңа ел каникулларында, халык ял итсен һәм көндәлек йорт мәшәкатьләрен онытып торсын, спорт белән мавыксын һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен мондый чаралар үткәрү кирәк. Әмма, нишләптер, без хатын-кызлар командасын гына җыя алмыйбыз, кызлар җитмиме, әллә теләмиләрме. Алга таба волейболга кызларны да җәлеп итәргә тырышачакбыз, - диде физкультура укытучысы Алексей Юрьевич.
Киләсе елларда волейбол ярышларында Янәхмәт авылыннан гына түгел, башка авыллардан да командалар булыр, дигән ышанычта калабыз.
К. КИСАПОВА.
Ярышта катнашучылар.
Уеннан күренеш.
Читайте нас: