+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 февраль 2020, 12:07

Волейболчылар арасында иң көчлеләр ачыкланды

Район укучылары Спартакиадасы Шаран спорт-савыктыру комплексының иркен залында дәвам итте.Бу юлы волейболчылар ярышты. Башта 7 – 8 сыйныф кызлары (барлыгы җиде команда) волейбол уйнадылар.

Район укучылары Спартакиадасы Шаран спорт-савыктыру комплексының иркен залында дәвам итте.
Бу юлы волейболчылар ярышты. Башта 7 – 8 сыйныф кызлары (барлыгы җиде команда) волейбол уйнадылар.
Беренче турда парлар узган ел рейтингы буенча билгеләнде, гадәттәгечә ике тапкыр җиңелүгә кадәр уйнадылар. Өченче сеттан соң уеннар 2 – 1 исәбе белән тәмамланган 1 санлы Шаран – Чалмалы мәктәпләре, Базгыя – 2 санлы Шаран мәктәпләре, Сакты мәктәбе – Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге командалары арасындагы уеннар аеруча киеренке булды.
Нәтиҗәдә Сакты мәктәбе командасы (укытучы В. И. Актимеров) 1 урынны, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге (тренер И. А. Тимофеев) - 2 урынны һәм Базгыя мәктәбе командасы (укытучы Р. Р. Габдуллин) 3 урынны алды.
Сакты мәктәбеннән Анна Рожнова турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды. Ярышларның баш судьясы Н. Ф. Солтанов ярыш призерларына район мәгариф бүлеге грамоталары тапшырды.
2005 – 2006 елгы үсмерләр арасындагы ярышларга тугыз команда килде, алардан өч команда 1 санлы Шаран мәктәбеннән, тагын бер команда - Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгеннән. Төркемнәрдәге иң яхшы командалар ярымфиналга чыктылар. Өченче сетта 2 – 1 исәбе белән Чалмалы һәм А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәпләре, 2 санлы Шаран һәм И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәпләре, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге белән 2 санлы Шаран мәктәбе, 2 санлы Шаран һәм Чалмалы мәктәпләре, Сакты мәктәбе белән Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге командалары арасындагы уеннарда иң яхшы командалар билгеләнде.
Сакты мәктәбе командасы (укытучы В. И. Актимеров) 1 урынны яулады, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге командасы (тренер И. А. Тимофеев) 2 урынны алды, 3 урында - 2 санлы Шаран мәктәбе командасы (укытучы А. Ф. Шәйхиев). Сакты мәктәбеннән Валерий Аккузин белән Кирилл Ибәтов ярышларның иң яхшы уенчылары дип табылдылар.
Барлык призерлар район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр.
С. ФЕДОРОВ, физкультура укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе.
Читайте нас: