+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
19 февраль 2020, 14:19

Җилдәй җитез чаңгычылар

Шаран районы “Русия чаңгы юлы” Бөтенрусия акциясенә кушылдыЧаңгы юлында районның барлык халкы очрашты. Катнашучылар –мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып хөрмәтле пенсионерларга кадәр. Чаңгы юлындагы атмосфераны сүзләр белән генә сөйләп бетерерлек түгел: кеше күп, барысы да кызыксынучан, күңелле һәм бәйрәмчә иде.

Шаран районы “Русия чаңгы юлы” Бөтенрусия акциясенә кушылды
Чаңгы юлында районның барлык халкы очрашты. Катнашучылар –мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып хөрмәтле пенсионерларга кадәр. Чаңгы юлындагы атмосфераны сүзләр белән генә сөйләп бетерерлек түгел: кеше күп, барысы да кызыксынучан, күңелле һәм бәйрәмчә иде. Барлыгы 70тән артык кеше катнашты. Үзәк район дәваханәсе 24 кешелек команда белән килде. Һәр катнашучыга номер һәм “Русия чаңгы юлы” Бөтенрусия акциясе символы белән спорт башлыклары бирелде. 5нче сыйныф укучылары арасында I урынны Глеб Таңсарин (Мишәр мәктәбе), Алинә Гобәйдуллина (И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе) яулады; II урында – Артур Киселев (И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе), Наталья Сапегина (Түбән Ташлы мәктәбе); III урында – Рөстәм Шакуров, Карина Насыйбуллина (Түбән Ташлы мәктәбе).
6 сыйныф укучылары арасында I урынны Артур Кормангалин (Иске Томбагыш мәктәбе), Диана Әсадуллина (Түбән Ташлы мәктәбе); II урынны – Артем Шуматбаев (Мишәр мәктәбе), Алинә Габидуллина (И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе); III урынны – Искәндәр Габдерәфыйков (И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе) яулады.
7 сыйныф укучылары арасында I урынны Айрат Таҗетдинов (Иске Томбагыш мәктәбе), Эльвина Газимова (Нөрәй мәктәбе); II урынны – Александр Курмангалин (Иске Томбагыш мәктәбе), Илина Кадергулова (Түбән Ташлы мәктәбе); III урынны – Николай Ишкулаев (Нөрәй мәктәбе), Айназ Ихсанова (Түбән Ташлы мәктәбе) алды.
Өлкәнннәр арасында Александр Некрытов (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы), Наталья Карманова (үзәк район дәваханәсе) I урынны; Фәнис Садыйков (район элемтә челтәре), Светлана Гәрәева (үзәк район дәваханәсе) II урынны; Владимир Плаксин, Оксана Шуматбаева (үзәк район дәваханәсе) III урынны яулады.
Оештыручылар җиңүчеләр һәм призерларга бүләкләр тапшырдылар.
Урындагы үзенчәлекләрне исәпкә алып, ярыш программасы 6 яшьтән һәм өлкәнрәкләр өчен “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативлары булган дистанциялөрне үз эченә алды. Халыкны ГТО комплексы нормативларын үтәүгә җәлеп итү максатларында муниципаль район тест үзәге тарафыннан ГТО нормативларын билгеләнгән тәртиптә кабул итү оештырылды. Барлык нәтиҗәләр ГТО сайтына куелачак.
Ярышларны оештыручыларга һәм судьяларга, шулай ук әлеге чарада катнашучыларга, аеруча үзәк район дәваханәсенә рәхмәт белдерәбез.
Г. ХАКОВА, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге ГТО буенча методисты.

Читайте нас: