+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль 2020, 18:27

Аның мәкаләләреннән башка районның спорт тормышы тулы була алмас иде

Район гәзитенең һәр санында диярлек спорт ярышлары, яшь спортчыларыбызның уңышлары турында язмалар урын ала. Спорт яңалыкларының күбесен авыл хәбәрчебез – физкультура укытучылары район методик берләшмәсе җитәкчесе Сергей Федоров яза.

Район гәзитенең һәр санында диярлек спорт ярышлары, яшь спортчыларыбызның уңышлары турында язмалар урын ала. Спорт яңалыкларының күбесен авыл хәбәрчебез – физкультура укытучылары район методик берләшмәсе җитәкчесе Сергей Федоров яза.
Спорт ярышлары турында ул җитешле, кыска һәм ачык итеп яза, һәрвакыт иң мөһим нәрсәләргә басым ясый һәм иң яхшы уенчыларны билгели.
Сергей Геннадьевич белеме буенча педагог, ә күңеле белән иҗат кешесе, аның әти-әниләре (хәзер инде мәрхүмнәр) үз вакытында район гәзите редакциясендә эшлиләр: әтисе Геннадий Петрович Федоров – баш мөхәррир, әнисе Елизавета Ивановна – типография директоры. Федоровлар гаиләсе безнең районга Г. П. Федоровны КПСС райкомы “Октябрь байрагы” (хәзерге “Шаран киңлекләре”) гәзите мөхәррире итеп тәгаенләүгә бәйле, 1974 елда Бишбүләк районы Бишбүләк авылыннан күченеп килә.
Сергей Геннадьевич гәзиткә 1 санлы Шаран мәктәбенең иң яхшы укучылары, район физик культура укытучылары турында кыска мәкаләләр дә яза. Районның спорт картинасы С. Г. Федоров мәкаләләреннән башка тулы була алмас иде. Аның яраткан спорт төре – футбол, шуңа күрә күп шаранлылар аны футбол буенча районда беренче тренер буларак беләләр.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Читайте нас: