-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
20 март 2020, 14:02

Гаилә командалары җитезлектә көч сынаштылар

Акбарыс мәктәбендә “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” мавыктыргыч бәйрәме үттеЯрышларда өч гаилә катнашты. Команда составында өч кеше иде: әтиләр – күтәренке кәефле, җыйнак кыяфәтле һәм көчлеләр; әниләр – һәрвакыт формада (даими тренировкалар булуы сизелеп тора: кибетләргә йөрү, өй мәшәкатьләре); һәм, ниһаять, балалар!

Акбарыс мәктәбендә “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” мавыктыргыч бәйрәме үтте
Ярышларда өч гаилә катнашты. Команда составында өч кеше иде: әтиләр – күтәренке кәефле, җыйнак кыяфәтле һәм көчлеләр; әниләр – һәрвакыт формада (даими тренировкалар булуы сизелеп тора: кибетләргә йөрү, өй мәшәкатьләре); һәм, ниһаять, балалар! Нәкъ менә алар бишектә чактан ук әти-әниләрен даими тренировкалар белән чыныктыра һәм өйрәнгәндә авыр булса, эштә җиңел дигән бурычлар куеп, тату командага берләштерә.
Бәйрәм “Визит карточкасы” конкурсы белән башланып китте. Һәр гаиләгә урында ук командаларына исем һәм девиз уйлап табу бурычы куелды. Командалар белән танышу бик кызыклы һәм рифмалы булды – тамашачылар “Салават күпере” (Шуматовлар гаиләсе), “Дуслык” (Урсаевлар гаиләсе), “Кояшкай” (Хафизовлар гаиләсе) командалары белән таныштылар.
Аннары барлык гаиләләр “яуга” ыргылдылар. Командаларга капчык киеп йөгерү, сикерү кебек һәртөрле мавыктыргыч бәйгеләр тәкъдим ителде.
Теннис ракеткасы белән эстафета иң мавыктыргыч бәйгеләрнең берсе булды. Энтузиазм көчлелегеннән шарлар кайчагында билгеләнгән урыннан шактый ерак очып киттеләр. Әлеге мавыктыргыч ярышның барлык этаплары киеренке көрәштә үтте. Тамашачы һәм җанатарлар вакыйгалар барышын бик кызыксынып, ләззәтләнеп күзәттеләр. Җиңел булмады, аеруча әниләргә. Әмма алар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Бәйрәм дустанә атмосферада үтте. Барлык катнашучылар кәеф күтәренкелеге һәм уңай тәэссоратлар алдылар. Ә балаларның күзләре әти-әниләре үзләре янында булудан ничек очкынланып янды!
Шулай итеп әтиләр һәм әниләр гаилә белән бергәләп йөгерделәр, сикерделәр, җиңүләргә балаларча самими сөенделәр. Ә балалар әти-әниләре мәхәббәте һәм кайгыртуына шатландылар. Гаилә командаларын җиңүгә омтылыш берләштерде. Әлеге бәйрәм балалар һәм әти-әниләр хәтерендә озак сакланыр.
Бәйрәмне Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге педагогы Е. Б. Әхтәмова һәм тәрбияче З. Ф. Имаева әзерләп үткәрде.
Е. ӘХТӘМОВА.

Читайте нас: