+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
1 апрель 2020, 16:21

БЕЗ – СӘЛАМӘТ ТОРМЫШ ЯКЛЫ!

Спортны популярлаштыру буенча зур эш алып бараХәрәкәттә – бәрәкәт, дип исәпли район спорт мохитында танылган кеше Дмитрий АгапитовУл 1 санлы Шаран мәктәбендә физкультура укытучысы һәм Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгендә дзюдо буенча тренер.

Спортны популярлаштыру буенча зур эш алып бара
Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип исәпли район спорт мохитында танылган кеше Дмитрий Агапитов
Ул 1 санлы Шаран мәктәбендә физкультура укытучысы һәм Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгендә дзюдо буенча тренер.
Мәктәптә укыган елларында ук (ул 1 санлы Шаран мәктәбендә укый) Дмитрий спорт белән мавыга, барлык спорт уеннарында теләп катнаша, мини-футбол, баскетбол, рус лаптасы буенча мәктәп җыелма командасы составында республика ярышлары финалына кадәр барып җитә. Әмма көрәш аның өчен барыбер беренче урында кала, дусты Айнур Хөсәенов белән С. М. Хөсәенов җитәкчелегендә көрәш буенча шөгыльләнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Дмитрий башта Стәрлетамак физик культура колледжы дипломын ала, аннары Урал физик культура университеты филиалында укый. Техникумда укыган вакытта көрәш белән ныклап шөгыльләнә башлый һәм татамида уңышларга ирешә. 2009 елда Д. Ю. Агапитов Шаран спорт-савыктыру комплексында дзюдо буенча тренер булып хезмәт юлын башлый. 2011-2013 елларда М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр Дмитрий Агапитов 1 санлы Шаран мәктәбендә физкультура дәресләре укыта, үсеп килүче буынны спортка җәлеп итү буенча зур эш алып бара.
Дмитрий Юрьевич укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен үз үрнәгендә пропагандалый, шәхси рекордлар куя. Ул көрәш буенча күп тапкырлар район Сабантуйларында җиңүче, республика ярышлары призеры һәм чемпионы, билбауда көрәш буенча бөтенрусия ярышлары призеры булды.
Дмитрий ир-егетләр мәктәп командасы составында район үзәге оешмалары арасында мини-футбол буенча ярышларда катнаша, баскетбол буенча район данын яклый. Мәктәп командалары тәҗрибәле педагог җитәкчелегендә район турнирлары җиңүчеләре булалар, шулай ук зона ярышларында да уңышлы чыгыш ясыйлар: 2019 елда кызлар арасында баскетбол буенча, 6 – 7 сыйныф малайлары арасында, 2019 елда 7 – 8 сыйныф кызлары арасында мини-лапта буенча, 2018 елда 6 – 7 сыйныф кызлары арасында мини-футбол буенча һәм 2016 - 2020 елларда көрәш буенча.
Дмитрий Юрьевич тормыш иптәше Резеда белән бергә кызлары Азалияне һәм уллары Романны тәрбиялиләр, алар да спортны яраталар, әтиләре кебек сәламәт тормыш, хәрәкәт яклылар.
С. ФЕДОРОВ, физкультура укытучылары район методик берләшмәсе җитәкчесе.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: