+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
1 апрель 2020, 17:05

Почетлы кубокка ия булды

Зирекле мәктәбендә 9 - 11 сыйныф укучылары арасында физик әзерлек буенча иң яхшы егетләрне билгеләү һәм Динар Хәйруллин исемендәге күчмә кубок тапшыру матур традициягә әйләнде.Быелгы уку елында почетлы кубокка 10 сыйныф укучысы Данис Хәйруллин ия булды.

Почетлы кубокка ия булды
Данис Хәйруллин – мәктәпнең иң яхшы спортчысы
Зирекле мәктәбендә 9 - 11 сыйныф укучылары арасында физик әзерлек буенча иң яхшы егетләрне билгеләү һәм Динар Хәйруллин исемендәге күчмә кубок тапшыру матур традициягә әйләнде.
Югары сыйныф егетләре моңа бик җитди карыйлар. Чөнки аларга батырлык, җиңүгә ихтыяр көчләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелә.
Быелгы уку елында почетлы кубокка 10 сыйныф укучысы Данис Хәйруллин ия булды. Үз дигәнеңә ирешү өчен зур ихтыяр көче, түземлек һәм батырлык кирәк. Данис моңа иреште! Ул әлеге кубокны Хәтер һәм дан елында алуы белән аеруча шатлана. Данис – уку алдынгысы, спортчы. 7 сыйныфтан бирле мәктәп укучылар үзидарәсендә тора. Мәктәптә үткәрелә торган чараларны музыкаль яктан бизәү өчен җавап бирә. Ул мәктәп һәм авыл биләмәсендәге барлык чараларда актив катнаша.
Укучыларга киләчәк тормышларында да максатларына ирешүләрен, үз җирләренең көчле һәм батыр уллары булуларын телим.
М. ТИМЕРГАЛИЕВА, И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Читайте нас: