+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель 2020, 01:07

Активист, спортчы, яхшы педагог...

Әлеге рәсемдә сез Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге баскетбол буенча тренеры Алия Наил кызы Әхмәтшинаны күрәсез.Ул Дмитриева Поляна авылы мәктәбендә укыганда ук физик культура дәресләрен бик ярата, волейбол, баскетбол уйный, яхшы йөгерә. Физик культура укытучысы һөнәрен сайлау аның өчен очраклы түгел. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Алия Наил кызы Туймазы педагогика колледжында укый, аннан Бөре дәүләт педагогия академиясендә югары белем ала.

Әлеге рәсемдә сез Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге баскетбол буенча тренеры Алия Наил кызы Әхмәтшинаны күрәсез.
Ул Дмитриева Поляна авылы мәктәбендә укыганда ук физик культура дәресләрен бик ярата, волейбол, баскетбол уйный, яхшы йөгерә. Физик культура укытучысы һөнәрен сайлау аның өчен очраклы түгел. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Алия Наил кызы Туймазы педагогика колледжында укый, аннан Бөре дәүләт педагогия академиясендә югары белем ала.
Хезмәт юлын 2012 елда Шаран спорт-савыктыру комплексында баскетбол буенча тренер булып башлый. Алия Наил кызы тәрбияләнүчеләре шушы аз гына вакыт эчендә ел саен баскетбол буенча район беренчелегендә һәр дүрт номинациянең берсендә генә булса да, кайвакыт барысында да җиңүчеләр булдылар.
2014 елда беренче турнирда ук кызлар (5, 6 сыйныфлар) Кушнаренко авылында узган баскетбол буенча зона-республика ярышларында 2нче урынны яуладылар. Алия Наил кызы Әхмәтшина кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен спорт гимнастикасы буенча секция алып бара.
Яхшы үткәрелгән эшләре, призлы урыннар, яхшы әзерлекле спортчылар өчен Алия Наил кызы һәр елны Башкортстан Республикасы баскетбол Федерациясе рәхмәт хатларын ала. Узган елда район мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсендә А. Н. Әхмәтшина Башкортстан Республикасы яшьләр сәясәте һәм спорт Министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
С.ФЕДОРОВ, физкультура укытучылары район методик берләшмәсе җитәкчесе.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: