+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
4 Май 2020, 01:35

Аның яраткан спорт төре - баскетбол

Әлеге фотода сез 1 санлы Шаран мәктәбе 10 “б” сыйныф укучысы Алсу Җиһаншинаны күрәсез, ул уку алдынгысы, актив спортчы.Алсу – баскетбол буенча мәктәп командасы составында КЭС-Баскет номинациясендә район чемпионы, узган елда турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды. Фото гаилә альбомыннан алынды.

Әлеге фотода сез 1 санлы Шаран мәктәбе 10 “б” сыйныф укучысы Алсу Җиһаншинаны күрәсез, ул уку алдынгысы, актив спортчы.
Алсу – баскетбол буенча мәктәп командасы составында КЭС-Баскет номинациясендә район чемпионы, узган елда турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды. Ул шулай ук узган елда КЭС-Баскет номинациясендә Кушнаренко районы Кушнаренко авылында үткән зона-республика ярышлары призеры булып тора.
Әле тагын Алсу – 2014 – 2016 елларда 6 – 7 сыйныф укучылары арасында “Оранжевый мяч” масштабында район чемпионы һәм 2014, 2016 елларда 6 – 7 сыйныф укучылары арасында Кушнаркенко авылында үткән “Оранжевый мяч” форматындагы республика ярышлары призеры да.
Мәктәптә Алсу - сыйныф җитәкчеләренең - 5 –9 сыйныфларда Е. А. Инсафетдинованың, 10 сыйныфта – А. Д. Асмееваның беренче ярдәмчесе.
Алсу Җиһаншина мәктәп олимпиадаларында актив катнаша һәм инглиз, башкорт телләре буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
Баскетболдан тыш, кече сыйныфларда укыганда Алсу Рима Баталованың җиңел атлетика кроссларында да катнашты, анда 2014 елда үз яшь категориясендә призер булды. Абыйсы Илдар кебек, кыш көне чаңгыга баса, район чаңгы ярышларында катнаша, 2015 елда муниципаль район хакимияте башлыгы призына район ярышлары призеры булды.
Өйдә Алсу әнисе Әдилә Гали кызының төп ярдәмчесе, рәхәтләнеп ашарга әзерли, салатлар ясый.
Һәм шулай да, Алсу мәктәптән тыш нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, баскетбол аның яраткан спорт төре булып кала. Быел март аенда ул зурлар арасында беренче тапкыр баскетбол ярышларында район данын яклады һәм БР Баскетбол федерациясе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
С. ФЕДОРОВ, физкультура укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: