+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 август 2020, 12:18

Спортка мәхәббәт уята

Л. С. Миннекәева 2011 елдан бирле М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшлиУл төптән уйлаучы, үз эшен яратучы педагог. Лариса Сергеевна үз үрнәгендә балаларда физик культура дәресләренә һәм спортка мєхєббєт уята, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.

Л. С. Миннекәева 2011 елдан бирле М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшли
Ул төптән уйлаучы, үз эшен яратучы педагог. Лариса Сергеевна үз үрнәгендә балаларда физик культура дәресләренә һәм спортка мөхәббәт уята, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.
Аның үзенә исә мәктәп елларында Папановка мәктәбе укытучысы В. А. Чуклин физкультурага һәм педагог эшенә мәхәббәт тәрбияли. Аннары ул 2006 елда М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын кызыл дипломга тәмамлый, укыган чагында Уфа педагогия колледжында физик культура укытучысы булып эшли. Вуз тәмамлаганнан соң, кияүгә чыгып, Л. С. Миннекәева Туймазы шәһәрендә яши һәм балалар бакчасында йөзү буенча инструктор булып эшли. 2011 елда, Иске Чикәй авылында йорт төзеп бетереп, иренең кече туган иленә күченәләр, һәм шуннан бирле педагогик эшчәнлеген М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбе белән бәйли.
Югары категорияле укытучы Л. С. Миннекәеваның физкультура дәресләрендә укучылар белән планлы һәм максатка юнәлешле эшләве, югары профессионализмы һәм педагогик осталыгы нәтиҗәсендә әлеге мәктәп укучылары баскетбол, волейбол, футбол, мини-лапта, өстәл теннисы, шахмат, шашка, чаңгы ярышлары, җиңел атлетика, гимнастика һәм күңелле стартлар буенча күп тапкырлар район ярышлары чемпионнары һәм призерлары булдылар. М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбе укучылары шулай ук физик культура буенча олимпиадада да мәктәп данын лаеклы яклыйлар, призерлар һәм җиңүчеләр булалар. Баскетбол, футбол, җиңел атлетика һәм чаңгы узышлары буенча зона ярышларында район данын уңышлы яклыйлар. Мәсәлән, 2016 елда тәҗрибәле укытучы Л. С. Миннекәева җитәкчелегендә мәктәп укучылары Краснокамск районында “Күңелле стартлар” зона ярышларында 2 урынны, 2017 елда – Краснокамск районында “Оранжевый мяч” баскетбол ярышларында (малайлар) 3 урынны алдылар.
Мәктәп һәр елны БР укучылар Спартакиадасында призлы урыннарны яулый, ГТО нормаларын уңышлы үтәүчеләрнең саны да елдан-ел арта.
Лариса Сергеевна үзе – ГТО тапшыру буенча алтын значок иясе. Ул һәр елны, район данын яклап, волейбол, баскетбол, йөзү, өстәл теннисы һәм чаңгы узышлары буенча зона ярышларында уңышлы катнаша. Шулай ук ул республика хатын-кызлар фестивале катнашучысы.
2016 елда Л. С. Миннекәева “Ел укытучысы” район конкурсы җиңүчесе булды, Уфада “Ел укытучысы” республика конкурсында район данын лаеклы яклады, алдагы эше өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә алды.
Л. С. Миннекәева үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшенә зур өлеш керткәне өчен район мәгариф бүлеге, муниципаль район хакимияте, “Талантлы яшьләргә ярдәм итү фонды” хәйрия фонды, “КЭС – Баскет” Мәктәп баскетбол лигасы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Ире Вадим Миннекәев белән бергә мәктәп яшендәге уллары Александр белән кызлары Екатеринаны тәрбиялиләр. Әлеге тату гаилә спорт ярата, Миннекәевлар һәртөрле спорт һәм мәдәни чараларда актив катнашалар.
С. ФЕДОРОВ, физкультура укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: