+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
31 август 2020, 02:58

Шаран командалары лаеклы чыгыш ясадылар

Районның яшь шахматчылары “Ак ладья” онлайн-ярышларда катнашаларАвгустның15еннән 20сенә кадәр гомумбелем бирү оешмалары командалары арасында шахмат буенча “Ак ладья” республика онлайн-ярышлары үтә.

Районның яшь шахматчылары “Ак ладья” онлайн-ярышларда катнашалар
Августның15еннән 20сенә кадәр гомумбелем бирү оешмалары командалары арасында шахмат буенча “Ак ладья” республика онлайн-ярышлары үтә.
Шаран районын Три Ключа һәм 1 санлы Шаран мәктәпләреннән ике команда күрсәтә, һәр командада 4әр катнашучы. Уен онлайн-режимда үтүгә карамастан, балалар планлаштырылган ике көн дәвамында ышанычлы уйнадылар. Районыбыз командалары Иглин, Кырмыскалы, Уфа һәм Әлшәй районнарының яшь шахматчылары белән лаеклы уйнадылар.
1 санлы Шаран мәктәбе командасыннан Даниил Никитин, Никита Яковлев, Самир Йосыпов, Три Ключа мәктәбе командасыннан Евгений Сайдяков, Анна Филиппова аеруча көчле булдылар. 1 санлы Шаран мәктәбе командасыннан Сабина Йосыпова, ә Три Ключа мәктәбе командасыннан Александр Миннекәев белән Рамзан Наимов та алардан калышмаска тырыштылар.
Командалар тренеры – Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге өстәмә белем бирү педагогы К. М. Биккинина сүзләренчә, балалар шахмат белән ел дәвамында шөгыльләнәләр. Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге “Шахмат” берләшмәсенә 330дан артык бала йөри, алар белән дәресләрне өстәмә белем бирү педагоглары үткәрә.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Читайте нас: