Ярємкє авылы социаль-мєдєни ўзєгендє яња ел тамашасы бик кўњелле ўтте. Аныњ директоры Альфира Єхмєтова “Марља киленнєр” миниатюрасын єзерлєде, анда Зїлфия Кєшєфетдинова, Зїћрє Муллагалиева, Руслан Сєлєхетдинов, ирле-хатынлы Гїлназ ћєм Рїстєм Сєлєхетдиновлар рольлєрен бик яхшы башкардылар.
Концерт программасын “Яшь йїрєклєр” халык фольклор коллективы, “Умырзая” ћєм “Салават кўпере” балалар ансамбльлєре, љырчылар Илнара Абдуллина, Таћир Шаћабетдинов, Фєния Хисамиева, Гїлсинє Пастухова, Химия Яппарова, Дўртїйле шєћєре кунаклары – бертуган Азамат ћєм Юлия Вахитовларныњ чыгышлары дєвам иттерде.
Дўртїйле авыл Советы авыл билємєсе башлыгы Лєйсєн Гибатова барысын да яња ел белєн котлады ћєм авылдашларга кўчтєнєчлєр їлєште. Ул чыгышында Кєрєкєшле авылында яшєўче Зинфир Гарифуллинны аерып билгелєде, ул ћєр иртєне тракторы белєн авыл урамнарын кардан чистарта. Авылдашлары бу эше їчен Зинфирга бик рєхмєтле, чїнки юлларныњ вакытында чистартылуы эшкє ашыгучылар, балаларын мєктєп ћєм балалар бакчасына илтўчелєр їчен бик єћємиятле.
Бєйрєм чарасын алып баручы Альфира Єхмєтова авылныњ ињ їлкєн кешесе Исмєгыйль Булатовны, ињ яшь Алинє Сєлєхетдинованы ћєм залда утыручы 3 буын вєкиллєрен билгелєп ўтте. Алар барысы да истєлекле призлар алдылар.
Кїнчыгыш календаре буенча Єтєч елында туганнарныњ барысы да сєхнєгє чыкты. Алар кызыклы биремнєр ўтєделєр ћєм кўњелле конкурсларда катнаштылар. Конкурслар арасында Арслан Абдуллин, Илнар ћєм Рємзил Абдуллиннар љырлар, балалар коллективы бию номерлары белєн чыгыш ясады.
Кыш бабай (Булат Габделхаков), Карсылу (Илиза Яппарова) ћєм Яња ел (Арслан Абдуллин) авылдашларны бєйрєм белєн котладылар. Бєйрєм лотереясенењ тїп призы – тере єтєч (Фєридє Ульданова бўлєк итте) терлекче Радик Яппаровка элєкте.
Чараныњ уйлап эшлєнгєн сценарие, уен-кїлке, талантлы љырчылар ћєм биючелєр, ихлас бєйрєм атмосферасы, музыкаль бизєлеш (Геннадий Михайлов ћєм Роберт Никифоров) тамашачылар кўњеленє хуш килде ћєм барысына да ел буена љитєрлек яхшы кєеф, кўњел кўтєренкелеге бирде.