+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 Май 2021, 09:21

Башкортстан спортчылары 16 медаль яулады

11-24 майда Фуншал шәһәрендә (Португалия) терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган һәм күрү сәләте бозылган кешеләр арасында йөзү буенча Европа чемпионаты узды. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

11-24 майда Фуншал шәһәрендә (Португалия) терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган һәм күрү сәләте бозылган кешеләр арасында йөзү буенча Европа чемпионаты узды.

Башкортстан спортчылары, Паралимпия резервының спорт адаптив мәктәбе тәрбияләнүчеләре чемпионатның 16 медален яуладылар.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - тормыш нормасы” төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның нигезендә системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче халыкның өлеше 2024 елга 55 процентка җитәргә тиеш, 2030 елга Русия халкының физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүчеләр санын барлык дәрәҗәләрдә һәм корпоратив тирәлектә спорт-масса эшен активлаштыру нәтиҗәсендә 70 процентка кадәр артырга тиеш.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: