+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
21 июнь 2021, 09:19

Коронавирус китеп тә тормады...

3-10 июльдә республикада үтәчәк Фольклориадга бик күп кунаклар килүе көтелә. -Фольклориадага килүче

Коронавирус китеп тә тормады...
Коронавирус китеп тә тормады...

3-10 июльдә республикада үтәчәк Фольклориадга бик күп кунаклар килүе көтелә.

-Фольклориадага килүче күпсанлы чит ил делегацияләре белән эшләүдә җитди таләпләр кулланылачак,- диде сишәмбе  көнне Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров.

“Чирләр статистикасына караганда, Русия федерациясендә кинәт арту күзәтелә, күрәсездер, 14 меңләп чирләү очрагы теркәлгән. Бу елның февраль-март айлары саннарына якын күрсәткеч, бу – коронавирус кайдадыр әйләнеп кайта дигән сүз. Хәер, ул китеп тә тормады. Кайсыбер төбәкләр, атап әйткәндә, Мәскәү, 20 июньгә кадәр ял көннәре игълан итте. Кагыйдә буларак, барсы да безгә тәгәри. Безнең борчылыр өчен сәбәпләр бар. Әлегә объектив мәгълүматлар бирә алмыйм, ләкин без маска режимын бушайта төштек, уйланыр урын бар”,-  диде республика Башлыгы.

Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында Башкортстанда КОВИД-19 авыруына каршы киңкырлы көрәш алып барыла. Чирне искәртү максатыннан республикада кабаттан маскалар кию гамәлгә кертелә.

Чыганак: Башинформ.

Фото: Башинформ.

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Коронавирус китеп тә тормады...
Коронавирус китеп тә тормады...
Читайте нас: