+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
23 июнь 2021, 09:37

«Экология - һәркемнең эше»

Республика педагоглары һәм укучылары «Экология-һәркемнең эше» Халыкара балалар – яшүсмерләр премиясенә катнаша ала. Проектның приз фондында - айфоннар, айпадлар, ноутбуклар, Кара диңгезгә гаилә сәяхәте һәм башка бик күп бүләкләр.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

«Экология - һәркемнең эше»
«Экология - һәркемнең эше»

Республика педагоглары һәм укучылары «Экология-һәркемнең эше» Халыкара балалар – яшүсмерләр премиясенә катнаша ала. Проектның приз фондында - айфоннар, айпадлар, ноутбуклар, Кара диңгезгә гаилә сәяхәте һәм башка бик күп бүләкләр. Проектта ничек катнашырга?  Бу елның язында табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Росприроднадзор) оештырган «Экология-һәркемнең эше» Халыкара балалар – яшүсмерләр премиясенә Русия һәм дөньяның башка илләреннән 550 дән артык иҗади эш җибәрелгән.

Премия яшь буынның экологик культурасын һәм аңын арттыруга, шулай ук мәктәп укучыларын һәм тәрбияләнүчеләрне табигатьне саклау тәртибенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы. Республика балалар экология-биология үзәге директоры Екатерина Кошелева билгеләп үтүенчә, халык белән эшләү буенча мондый экопроектлар бар инде, алар эшли һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, бу ил Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Экология»милли проектының өстенлекле юнәлешләренә тулысынча туры килә.

Проектта катнашу өчен 2021 елның 1 октябренә кадәр рәсми сайтта гариза бирергә кирәк https://экологияделокаждого.рф

 

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

«Экология - һәркемнең эше»
«Экология - һәркемнең эше»
Читайте нас: