+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
29 июнь 2021, 09:23

Экологиягә зур игътибар бирелә

"Башкортстан Республикасының экологиясе һәм табигый ресурслары" дәүләт программасына үзгәрешләр кертелде. Дәүләт программасын финанслау хәзер бер миллиард сумга артты. Республика хөкүмәтенең тиешле указы юридик мәгълүмат сайтында бастырылды.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Экологиягә зур игътибар бирелә
Экологиягә зур игътибар бирелә

"Башкортстан Республикасының экологиясе һәм табигый ресурслары" дәүләт программасына үзгәрешләр кертелде. Дәүләт программасын финанслау хәзер бер миллиард сумга артты. Республика хөкүмәтенең тиешле указы юридик мәгълүмат сайтында бастырылды.

Документ нигезендә, 2014-2030 елларга дәүләт программасына финанс ярдәмнең гомуми күләме 36,59 миллиард сум тәшкил итәчәк. Республика бюджетыннан 13114,7 миллион сум, федераль бюджеттан 3269,38 һәм җирле бюджетлардан 231,16 миллион сум бүленә. Федераль, республика бюджетларыннан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан өстәмә миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

Республика программасы Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Экология” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Экологиягә зур игътибар бирелә
Экологиягә зур игътибар бирелә
Читайте нас: