+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
30 июнь 2021, 09:13

Киез басучылар кайда җыела?

Уфада VI Бөтендөнья Фольклориадасына багышланган «Войлокфест» дип аталган республика ачык художество фестивале бара.Республикада ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы гнамәлгә ашырылучы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында «Войлокфест» фестиваленең үтүе шушы юнәлештә башкарылучы эшләрнең бер мисалы булып тора.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Киез басучылар кайда җыела?
Киез басучылар кайда җыела?

Уфада VI Бөтендөнья Фольклориадасына багышланган «Войлокфест» дип аталган республика ачык художество фестивале бара.

Республикада ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы гнамәлгә ашырылучы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында «Войлокфест» фестиваленең үтүе шушы юнәлештә башкарылучы эшләрнең бер мисалы булып тора.

Фестивальнең оештыручысы — Уфаның 2нче балалар сәнгать мәктәбе, идея авторы һәм кураторы - укытучы һәм методист Ләйсән Гыйльманова. Фестиваль кысаларында чаралар «Иҗат» күргәзмәләр залында уза (Космонавтлар урамы, 22). Әлеге чарага Башкортстан Мәдәният министрлыгы, М. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музее ярдәм итә.

«Войлокфест»нып төп максаты – Башкортстан Республикасында киез басуны саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру өчен уңай шартлар тудыру. Ул киез басу буенча эшләүче рәссамнарның иҗади потенциалына ярдәм итү һәм яңа талантлар ачыклау максатыннан үткәрелә.

Конкурс күргәзмәсеннән тыш, фестиваль көннәрендә зур мәдәни-белем бирү программасы тормышка ашырылачак: болар - осталык дәресләре, презентацияләр, лекцияләр, иҗади очрашулар. Фестиваль һәм күргәзмә ачылган көнне Әбҗәлил районыннан киез буенча рәссам Зөлфирә Маһиянова җитәкчелегендә «Киез басу өмәсе» дип аталган фольклор бәйрәме узды.

Фото: Башинформ

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Киез басучылар кайда җыела?
Киез басучылар кайда җыела?
Читайте нас: