+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
2 июль 2021, 09:18

Башкортстан - сынау төбәкләре исемлегендә

Ул авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтүне күз уңында тота.Башкортстан Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнә торган АПКга дәүләт ярдәме күрсәтүнең бердәм сервисын сынау төбәкләреннән санала.     #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан - сынау төбәкләре исемлегендә
Башкортстан - сынау төбәкләре исемлегендә

Ул авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтүне күз уңында тота.

Башкортстан Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнә торган АПКга дәүләт ярдәме күрсәтүнең бердәм сервисын сынау төбәкләреннән санала.

Бүгенге көндә, сынаулар кысаларында, республикада сөткә һәм һәр гектар исәбеннән субсидияләр бирү буенча заявкалар җыюга әзерлек алып барыла. Кайбер пилот хуҗалыклар белән системаны эшләүчеләр, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең санлы профилен теркәү һәм тутыру темасына киңәшмәләр үткәрделәр дә инде.

Әйтергә кирәк, АПКга дәүләт ярдәме күрсәтү сервисы уникаль, дөньяда аңа тиңнәр юк. Ул дәүләт ярдәме чараларын шәхсән сайларга мөмкинлек бирә, гариза бирү документлар комплектын автомат рәвештә формалаштыра. Моннан тыш, сервис заявканы карау барышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, документларның каралу статусы турында хәбәр итә, аларны рәсмиләштерү (килешүләр, өстәмә килешүләр) онлайн форматта ведомстволарга бармыйча уздырыла.

Әгәр дә бу башлангыч үзен уңай яктан акласа, ул ил Президенты Владимир Путинның "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында аграрийларга ярдәм итүнең янә бер юнәлеше булачак.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

 

Башкортстан - сынау төбәкләре исемлегендә
Башкортстан - сынау төбәкләре исемлегендә
Читайте нас: