+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
2 июль 2021, 09:10

Пособие түләүгә гаризалар бүгеннән кабул ителә

1 июльдән йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан һәм авыр финанс хәлендә булган булачак әниләрдән, шулай ук 8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналардан гаризалар кабул ителә башлый.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан  

Пособие түләүгә гаризалар бүгеннән кабул ителә
Пособие түләүгә гаризалар бүгеннән кабул ителә

1 июльдән йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан һәм авыр финанс хәлендә булган булачак әниләрдән, шулай ук 8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналардан гаризалар кабул ителә башлый. Булачак әниләр өчен пособие күләме өлкән кешенең төбәктәге яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк (Башкортстан Республикасында бу 5320,5 сум), ә ялгыз ата-аналарга пособие балага төбәктәге яшәү минимумының яртысы күләмендә (5038,5 сум) түләнә.

Әлеге түләүләрнең операторы булып Русия Пенсия фонды тора. Бу дәүләт ярдәме чараларын алу өчен Пенсия фондына "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша, я Пенсия фондының территориаль бүлегенә үзең барып, гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында кайбер категориягә караучы гражданнар өчен башка ярдәм чаралары да бар. Аларның һәркайсы белән илнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Фото: mintrud.bashkortostan.ru

 

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Пособие түләүгә гаризалар бүгеннән кабул ителә
Пособие түләүгә гаризалар бүгеннән кабул ителә
Читайте нас: