+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
5 июль 2021, 09:24

Республикада агач эшкәртү 65 процентка арткан

Башкортстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты буенча ирешелгән уңышлар күп. 2021 елның гыйнвар-май йомгаклары буенча җитештерү динамикасына урман сәнәгате уңай өлеш керткән, шул исәптән агач эшкәртү - 64,9, мебель җитештерү - 56,2, кәгазь җитештерү 28,9 процентка арткан.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Республикада агач эшкәртү 65 процентка арткан
Республикада агач эшкәртү 65 процентка арткан

Башкортстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты буенча ирешелгән уңышлар күп.

2021 елның гыйнвар-май йомгаклары буенча җитештерү динамикасына урман сәнәгате уңай өлеш керткән, шул исәптән агач эшкәртү - 64,9, мебель җитештерү - 56,2, кәгазь җитештерү 28,9 процентка арткан.

— Узган елның гыйнвар-май айларында урман җитештерү өлкәсендә 7,8 миллиард сумлык товар төяп озатылды, агымдагы елда ул 18,6 миллиард сумга кадәр артты, бу республика сәнәгатендә 2,4 процент тәшкил итә. Урман тармагының әлеге индекс күрсәткечләре ышанычлы үсеш күрсәтә, - ди Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Үсеш агач тартмаларның детальләр комплектларын – 21, агач төзелеш һәм столяр эшләнмәләр комплектларын – 1,7 тапкыр, агач төзелеш плитәләрен – 49,3, урман материалларын 35,5 процентка арттыру белән бәйле.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=52002

Республиканың бу яктан матур уңышлары турында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост та урнаштырган: www.facebook.com/100001714985777/posts/4318300401570417/

Фото: www.facebook.com/100001714985777/posts/4318300401570417/

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Республикада агач эшкәртү 65 процентка арткан
Республикада агач эшкәртү 65 процентка арткан
Читайте нас: